1 -10 октябрь көннәрендә бөтен республикада Өлкәннәр ункөнлеге бара. Шушы ункөнлек кысаларында Курсабаш авыл җирлегендә дә Өлкәннәребез хөрмәтенә чаралар оештырылды, бәйрәм табыннары әзерләнде. Өлкәннәргә азык-төлек пакетлары өләшенде, өйләренә барып җитәкчеләре котлады.
16 октябрь - Бөтендөнья Икмәк көне уңаеннан Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Икмәк — бөтен нәрсәгә баш» - дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр.
Җ.Ч.”Игенче” җәмгыятендә Авыл хуҗалыгы hәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан азык-төлек җыелмасы салынган пакетлар бирелде.
Җәмгыять Җитәкчесе Алмаз Зөфәр улы барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен шушы бәйрәм белән котлады , ныклы сәламәтлек, күтәренке рух hәм яңа хезмәт җинүләре теләде.
Әвәләү-балалар өчен бик мөһим дәрес, ул иҗатны, кулларның вак моторикасын, киң фикерләүне, төс, предметларның формасы турында төшенчәне үстерә. Балаларга дәрес бик ошады.
8 нче октябрь көнне Казанда Республика авыл хуҗалыгы Һәм эшкәртү сәнәгате көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә сыер савучы булып эшләүче Сабирҗанова Рушания Рәшит кызы да катнашты.
Рушания Рәшит кызы Сәрдә авылында терлекчеләр гаиләсендә туып үсә.Мәктәпне тәмамлаганнан соң хәзерге “Игенче” ҖЧҖнә сыер савучы булып эшкә урнаша. 23 ел эшкә намус белән каравы, тырышлыгы аңа алдынгы савымчы булырга ярдәм итә.
Рушания үз хезмәтеннән башка да төрле әдәби чараларда актив катнаша, матур итеп җырлый. Туган авылында үткәрелгән бер генә мәдәният чарасы да аның катнашыннан башка узмый.
Гаиләдә дә барысына да өлгерә , уңган хуҗабикә . Алар ире Радим белән ике бала тәрбияләп үстерәләр.
Без барыбыз да әти-әниләребезне яратабыз. Гадәттә, без әни турында мактаулы хикәяләр ишетергә күнеккән, ә әти турында бик сирәк искә алабыз.
2021 елда яңа бәйрәм - Әтиләр көне барлыкка килде. Ул октябрьнең һәр өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Һәр бала тормышында әтинең мөһим роле бәхәссез, истәлекле дата сабыйны тәрбияләүдә ата-ананың икесе дә тигез катнашу мөһим булуын искәртергә тиеш. Чөнки һәр бала тормышында иң мөһиме-аның гаиләсе.
16 октябрь көнне Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре «Әтиләр көне» уңаеннан әтиләр һәм уллар өчен «Минем әти-минем горурлыгым»дип исемләнгән уен-ярышлар оештырдылар. Алар спорт уеннарында да, кызыклы конкурсларда да ярыштылар. Балалар әтиләре белән бергә үзләрен җитезлектә, тизлектә, иҗади фикердә күрсәттеләр.
Үз проблемаларын читкә куеп, чакыруга җавап биргән һәм балаларыбызга ярдәм итү өчен безгә килгән әтиләргә без бик рәхмәтле. Мондый ярышлар балалар белән бергә спортка мәхәббәт һәм хөрмәт, дуслык, гаиләдә үзара аңлашу тәрбияли.