"Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне" акциясе

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

15 октябрь көнне ,Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, балалар белән «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» - акциясендә катнаштылар. Чара барышында балалар яшь шагыйрьнең бик акыллы һәм талантлы булуы, ул искиткеч шигырьләр һәм поэмалар язуы белән генә чикләнмичә, француз, инглиз, алман, әзербайҗан һәм грузин телләрен дә белүе, аларны Кавказда өйрәнә башлавы турында белделәр. Балалар Лермонтовның  Тарханда үткән балачак елларындагы кызыклы фактлар белән таныштылар.

     Балалар язучының «Тучи», «Бородино», «Колыбельная», «Парус»,  «Осень», «Родина», «Белеет парус одинокий» әсәрләрен бик теләп укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International