26 нчы апрель татар халкы өчен үзенчәлекле көннәрнең берсе. Ул көнне бөек язучыбыз Габдулла Тукайның туган көне - аңың тууына 135 ел. Шулай ук, 2021 нче ел Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты район яшьләре арасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган диктант оештырды. Әлеге чараның төп максаты булып Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту, әхлакый-әхлакый хисләр тәрбияләү, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тарихи мирасын кабул итү тора.
Диктант Саба гимназиясе базасында узды. Үз белемнәрен тикшерергә районыбызның иң актив яшьләре килгәннәр иде. Чара Габдулла Тукайның "Туган тел" җыры белән башланып китте. Яшьләребезгә Габдулла Тукайның "Исемдә калганнар" автобиографик әсәреннән өзек тәкъдим ителде. Текстның беренче яртысы татар телендә булса, икенче өлеше рус телендә яңгырады. Диктант тәмамланганнан соң, катнашучылар кечкенә сораштыруда катнашып, телебезгә карата үз фикеләрен җиткерделәр.