Район яшьләре арасында дебатлар узачак

2021 елның 12 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы яшьләре өчен хокукый иҗат итү процессында турыдан-туры катнашу мөмкинлеге бирү юлы белән Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты Саба муниципаль районы яшьләре арасында дебатлар үткәрүне планлаштыра.

Чарада катнашу өчен Саба муниципаль районының 14-35 яшьлек яшьләре, актив тормыш позициясе булган Саба муниципаль районы җирле үзидарә органнары вәкилләре, яшь депутатлар, мәктәп укучылары, студентлар, яшьләр һәм балалар иҗтимагый оешмалары әгъзалары, яшьләр парламенты әгъзалары һәм башка кызыксынган затлар чакырыла.

Дебатларда 1 мартыннан да соңга калмыйча катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк https://forms кgle/PaXGFqWyRgd6aLGA6  .
Үткәрү датасы: 2021 елның 12 марты.
Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы "Сабантуй» спорт мәктәбе актлар залы (Байлар Сабасы ш.т.б., Лесная урамы, 1 йорт.)

Катнашучыларны теркәү: 17.30 сәг.
Башлана: 18.00 сәгатьтә.

Дебатлар турында тулырак нигезләмәдә.

НИГЕЗЛӘМӘ

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International