Шекше авыл җирлеге биләмәсендә спорт мәдәни күңел ачу чарасы "Шекше яшьләре & Шекше кичләре" үткәрелде

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

8 август көнне Шекше авылының Сабантуй мәйданында Халыкара яшьләр көненә, ТАССРның 100 еллыгына һәм Саба районының 90 еллыгына багышланган "Шекше яшьләре & Шекше кичләре" дип исемләнгән спорт - бию чарасы узды. Программа авыл җирлеге командалары арасында волейбол буенча турнир белән башланып китте, анда егетләр һәм ир-атлар катнашты. Сәрдә авылы командасы җиңүче булды, ә "Ветераннар" һәм "Шекше яшьләре" командалары икенче һәм өченче урыннарны яуладылар. Бүләкләү өлеше тәмамланганнан соң музыкаль-күңел ачу өлеше башланды. Авылыбыз яшьләре күңелле уеннарда бик теләп катнаштылар, бию сәнгатендә осталыкларын күрсәтеп, бүләкләр алдылар. Чара дискотека белән тәмамланды. "Шекше яшьләре & Шекше кичләре" чарасы Шекше авыл җирлеге Башлыгы, Шекше авыл мәдәният йорты һәм Сәрдә авыл клубы мөдирләре тарафыннан оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International