Җәйге китапханә «Китап белән ял итәбез»

2020 елның 9 июне, сишәмбе

8 июньдә мөһим экологик бәйрәм — Бөтендөнья океаннар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм ел саен 1992 елдан бирле искә алына. Шушы уңайдан Т. Нәҗмиев  исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе китапханәчеләре саф һавада, балалар белән «Бөтендөнья океаннар көне» темасына мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Китапханәчеләр диңгез, елга һәм океаннар һәм анда яшәүчеләрнең рәсемнәре төшерелгән матур энциклопедик китаплар күрсәттеләр. Балалар кызыксынып рәсемнәр карадылар, хикәяләрне тыңладылар һәм кызыксындырган сорауларын бирделәр.

 

Олы Шыңар авылы китапханәчесе балалар белән җәйге «Литературная скамейка» акциясен уздырды. Китапханәче балаларны авыл тарихы белән таныштырды. Олы Шыңар урта мәктәбе укытучылары иҗат иткән туган якка багышланган шигырьләр укып, вакытны күңелле һәм файдалы итеп уздырдылар.

 

Балачакны уенсыз күз алдына китерү бик кыен. Кайсы бала озак вакытлар бер урында хәрәкәтсез утыра алыр икән? Барлык балалар да хәрәкәтле уеннарны яраталар. Балалар өчен спорт уеннары - ул күңел ачу чаралары, билгеләнгән кагыйдәләр, аралашу һәм файдалы хәрәкәтләр дигәнне аңлата. Шул уңайдан Сатыш авыл китапханәсе мөдире саф һавада спорт уеннары үткәрде. Балалар бик теләп һәм кызыксынып төрле спорт уеннарында көч сынаштылар. Чара ахырында катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Кызыл Мишә авылы китапханәчесе «Без җәйне асфальтта ясыйбыз» дип исемләнгән асфальтта рәсем ясау конкурсы үткәрде. Яшь рәссамнар карамагында кәгазь бите генә түгел, ә тулы бер территория иде. Балалар табигать, кояш, күк һәм башка рәсемнәр ясадылар. Рәсемнәр бәйгесендә дуслык җиңде, чөнки барлык балалар да рәсемдә үз карашларын белдерергә тырышты. Ә бүләккә барысы да котлаулар һәм татлы призлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International