27 нче февраль көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстанның музыкаль мирасы» тематик концерт-әңгәмә узды. Баян сыйныфы укучылары Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров, Рәшит Ваһапов, Гали Ильясов, Фәйзулла Туишев, Ильяс Әүхәдиев, Эмиль Җәләлетдинов, Сара Садыкова, Салих Сәйдәшев, Заһид Хәбибуллин, Александр Ключарев һәм башка иҗат кешеләре белән таныштылар. Чара барышында Ф.Туишев, С. Сәйдәшев, Р. Ваһапов, с. Садыкова башкаруындагы музыкаль әсәрләрдән өзекләр тәкъдим ителде. Концертта укучылар ТАССР чорында иҗат иткән төрле композиторларының әсәрләрен башкардылар.