30 гыйнвар көнне Мичән авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н.Минниханов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Мичән авыл җирлеге башлыгы А.Ә.Гәрәев, халык каршында 2019 елда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады һәм 2020 елда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Шулай ук полиция вәкиле Р.Ә. Садриев, Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче МР буенча надзор эшләр һәм профилактик эшләр районара бүлегенең өлкән тикшерүчесе А.Р.Галимуллин, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Саба районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы М.М. Хуҗин , Россия Федерациясе Пенсия фондының Саба һәм Теләче районнары буенча идарәсе вәкиле Ф.Ш.Якупова ,ДКУ «Саба урманчылыгы» урман саклау инженеры чыгыш ясадылар.
Җыелышка Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н.Минниханов чыгышы белән йомгак ясалды.
Докладтан соң халыкны борчыган сорауларга җавап алынды,киңәш –тәкъдимнәр тыңланды.