23 гыйнвар көнне Тимершык урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Гыйниятуллина И.И. Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү чаралары кысаларында, «ТАССРның 100 еллыгы» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Әлеге чараның максаты: укучыларда гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләү, Татарстанның тарихы һәм мәдәни традицияләре турындагы белемнәрне киңәйтү. Мәгълүмат сәгатеннән соң рәсем конкурсы оештырылды.