31 мартта Шәмәрдәннең 2 нче номерлы «Теремок» балалар бакчасында «Урман могҗизалары» дигән экологик чара узды.
"Нәүрүз "халык бәйрәме - мөселман халыклары бәйрәме, кешелек тарихында иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе.ул кышның бетүен һәм язның килүен, тереклекнең яңаруын,җирне чәчүгә әзерли башлауны символлаштыра.
Ике Басу Арташ мәдәният йорты авыл китапханәсе белән берлектә оештырылган бәйрәм мәдәният йорты каршындагы бизәлгән мәйданда узды, анда иртә таңнан музыка уйналды, кешеләрне Нәүрүз тантанасына чакырды. Бәйрәмне карарга бик күп кеше килде. Тамашачыларга сәхнәләштерелгән тамаша, "Нәүрүз бикә"очрашуы күрсәтелде. Балалар шигырьләр укыдылар, мактадылар һәм язны чакырдылар. Тамаша борынгы һәм хәрәкәтчән уеннар, җыр-биюләр белән дәвам итте. Бәйрәмчә табын әзерләнде, Үзбәкстан казанда ботка пешерелде, коймак пешерелде. Уеннарда һәм ярышларда катнашучыларның барысына да бүләкләр, ә балаларга тәм-том бүләкләре тапшырылды, чөнки без балалар белән "Бирна җыю"йоласына чыккач, бөтен авыл халкы безне бүләкләр белән сөендерде. Төп сыйларның берсе ике төрдән торган ботка иде.
Кунакларның барысына да тәмле ризык белән сыйланырга мөмкинлек бирелде.Чараны оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм иткәннәре өчен мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидаил улына,"Нырты АХП"ҖЧҖ җитәкчесе Дәүләтгәрәев Ильяс Илдус улына, барлык авыл халкына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Кәримовлар гаиләсе Сәлимҗан абый(мулла) Нәкыя апа, зур матди ярдәм өчен.
31 март көнне Саба район китапханәсендә «Игра в кальмара» стилендә квест - уен булып узды. Чараның икенче яртысында балалар гипстан фигуралар бизәделәр һәм биеделәр.
31 март көнне Олы Шыңар урта мәктәбе укучылары Саба район китапханәсендә булдылар. Укучылар өчен китапханә буенча экскурсия һәм Пушкин картасы буенча мастер-класслар үткәрелде.
26-28 март көннәрендә Казанда Vlll Бөтенроссия "Ак калфак" укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең йомгаклау туры узды. Россиянең төрле төбәкләреннән 156 укучы катнашкан әлеге бәйгедә Саба районы данын Хуҗин Ильзат Ильшат улы яклады һәм Гран- прига ия булды. Ильзатны, аны тәрбияләп үстергән әти-әнисен зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
27 март көнне Юлбат авыл китапханәсе «Театр яктылыкка, нурга илтә...» дип исемләнгән театр һәм сәнгать кешеләре турындагы китаплар җыелмасы, театр тарихы, режиссерлар, танылган актерлар турында күргәзмә тәкъдим итте. Юлбат мәдәният йорты сәхнәсендә уйналган тамашаларның фоторәсемнәр карау мөмкинлеге дә булды.
26 март көнне Юлбат авыл китапханәсе өстәл уеннары көне үткәрде. Өстәл уеннары - эрудицияне үстерү, сүзлек запасын тулыландыру, логик фикерләүне яхшырту һәм күңелле ял итү өчен менә дигән ысул. Алар акылны гына түгел, характерны да үстерәләр: тырышлык тәрбиялиләр, катнашучыларны йөреш чиратын сакларга, гомуми кагыйдәләр буенча уйнарга, үзләренең җиңүенә генә түгел, дусларының җиңүенә дә сөенергә өйрәтәләр. Бүгенге көн яшь катнашучыларга өстәл уеннарының мавыктыргыч дөньясына чумарга мөмкинлек бирде. Катнашучылар үзләренең яраткан өстәл уеннарын рәхәтләнеп уйнадылар, пазллар җыйдылар.
Юлбат авыл китапханәсендә «Яз килде» дип исемләнгән кызыклы танып белү сәгате үткәрелде. Катнашучылар яз турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, табигать турындагы әкият һәм хикәя геройларын атадылар.
30 нчы март көнне Килдебәк авылы халкы ураза гаетен бәйрәм итте
Балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора.