ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

Апрель - чисталык һәм тәртип урнаштыруның традицион вакыты, ә өмәләр - буыннарны берләштерүче матур традиция. Өмә кирәкле һәм файдалы эш!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Тыл ветераннарын котлау

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Түбән Шытсу авыл җирлегендә тыл ветераннарын хөрмәтләделәр. Авыл җирлеге башлыгы, Мәдәният бүлеге начальнигы һәм “Юнармия” хәрәкәте активистлары белән берлектә ветераннарга бүләкләр һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлау открыткасын тапшырдылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Бердәм бөтенроссия спорт классификациясенең разряд таләпләрен һәм шартларын үтәүгә һәм Саба муниципальрайоны Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең 2025 елның 17 апрелендәге боерыгы нигезендәбезнең "Саба-Арена" мәктәбе спортчыларына "икенче спорт разряды" бирелде: - Хасанов Наир -дисциплина шахматы, (тренер-укытучысы Мөхәммәтова Сиринә Раил Кызы); - Башаров Вильдан -дисциплина шахматы, (тренер-укытучысы Мөхәммәтова Сиринә Раил Кызы) Наир белән Вильданны котлыйбыз, спорт осталыгыныңалга таба да үсүен телибез! Тормыш юлындагы киртәләрнеҗиңел генә үтеп, мөмкин кадәр күбрәк югары нәтиҗәләргәирешеп, һәрвакыт җиңүле юнәлештә барырга телибез! Тренерларына сәламәтлек, илһам һәм мотивация телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Яшь инженерлар конкурсы

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

"Без бергә" Республика балалар халык иҗаты конкурсының зона этабы

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

2025 елның 18 апрелендә Әтнә районында «Без бергә» Республика балалар иҗаты фестиваленең зона этабы узды, анда Саба муниципаль районы укучылары һәм иҗат коллективлары катнашты.

Тэги: Мәгариф идарәсе

21нче апрель – Җирле үзидарә көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Ф.Ф. белән очрашу булып узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

1 апрельдән Түбән Шытсу төп мәктәбе “Экояз” марафонына кушылды. Марафон кысаларында үткәрелүче “Бумбатл”, Батареяны тапшыр- табигатьне сакла!”, “Канатлы дусларыбызга булыш”, “Хәтер бакчасы” акцияләрендә укучылар актив катнаштылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында, 16 апрель көнне, ачык һавада "Күңелле балачак" дигән чара узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International