Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында, 16 апрель көнне, ачык һавада "Күңелле балачак" дигән чара узды. Балалар хәрәкәтле, сүзле - хәрәкәтле уеннарда катнаштылар, җырладылар, биеделәр. Чараны йомгаклап, бакчада тәрбияләнүчеләр табышмакларга, кызыклы сорауларга җавап таптылар. Балаларның киләчәге якты, илебез тыныч булсын иде!