Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Саба шәһәр җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Шәһәр җирлеге башлыгы Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Р.Ишниязов һәм «Юнармия» хәрәкәте активистлары белән бергә ветераннарга бүләкләр һәм Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнехановтан котлау открыткасы тапшырды.