21нче апрель – Җирле үзидарә көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Ф.Ф. белән очрашу булып узды. Җирлек башлыгы авыл халкының тормыш сыйфатын яхшырту максатыннан нинди программалар гамәлгә ашырылуы, халыкка тудырылган мөмкинлекләр турында сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, кунакны “Беренчеләр Хәрәкәте” эшчәнлеге белән дә якыннанрак таныштырдылар, ирешкән уңышлары турында сөйләделәр.