22 нче апрель көнне мәктәбебездә 7 нче сыйныф укучыларын Юннатлыкка багышлау тантанасы булды.
Безнең мәктәптә «Хәтер бакчасы» патриотик акциясе узды!
29 апрель көнне Саба туган якны өйрәнү музеенда Тимершык авылында туып, бүгенге көндә дә туган авылында яшәп, иҗат итүче якташыбыз, рәссам Марат Наил улы Габтрахимовның 60 еллык юбилеена багышланган шәхси күргәзмә ачылды. Ачылышта Россия рәссамнәр берлеге идарәсе әгъзасы, Татарстан Республикасының халык рәссамы, Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, якташыбыз Мөдәрис Мөхетдин улы Минһаҗев, Марат Наил улының гаиләсе, хезмәттәшләре, укытучылары һәм сәнгать сөюче райондашларыбыз катнашты. Саба туган якны өйрәнү музеендагы әлеге күргәзмәне 12 майга кадәр күрергә мөмкин булачак.
29 апрель көнне мәктәбебездә Ватанны саклаучылар елына багышланган һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Россиянең янгын күзәтчелеге көненә багышланган ачык куркынычсызлык дәресе узды.
"САБА РАЙОН ҮЗӘК ХАСТАХАНӘСЕ" ДАССУНЫҢ МАЙ БӘЙРӘМНӘРЕНӘ ЭШ ГРАФИГЫ
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2025 елның 30 апрелендә кич белән, көн ахырына кадәр сакланып, Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән бик көчле көньяк-көнбатыш җиле көтелә, тизлеге секундына 25 метрга кадәр җитә.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
2025 елның 30 апреле 18.00 сәгатьтән 1 май 06.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
30 апрель кичендә, 1 май төнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән 15-18 м/с тизлектәге көчле җил сакланачак (Казанда 15 м/с кадәр).
28 апрельдән 4 майга кадәр Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан эш урыннарында сәламәтлекне ныгытуның иң яхшы тәҗрибәләрен популярлаштыру атналыгы игълан ителде .
26 апрель көнне радиация һәлакәтләре бәла-казалары корбаннарын искә алу көне уңаеннан Кече Шыңар мәдәният йорты, Олы Шыңар авыл җирлеге хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары белән берлектә Олы Шыңар авылында гомер итүче, “Маяк” станциясен зарарсызландыруда катнашкан Ахунҗанов Әдһәм абыйның өенә бардылар, аның хәлләрен белешеп, күчтәнәч – бүләкләр тапшырдылар. Балалар Әдһәм абый сөйләгәннәрне игътибар белән тыңладылар, үзләренең җыр, шигырь, биюләрен бүләк иттеләр. Шулай ук “Маяк” зонасында катнашкан Сафин Гыйлметдин абыйның ( үзе вафат) хатыны Наилә апа янына барып, бүләкләр тапшырдылар.