29 апрель көнне мәктәбебездә Ватанны саклаучылар елына багышланган һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Россиянең янгын күзәтчелеге көненә багышланган ачык куркынычсызлык дәресе узды. Ачык дәрес барышында укучылар белән янгын куркынычсызлыгы, җәйге чорда ял итү куркынычсызлыгы, табигый мохиттә, шул исәптән су объектларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, шулай ук табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы булганда ничек дөрес эш итәргә кирәклеге турында фикер алыштылар. Россиядә янгын сүндерү хезмәте барлыкка килү тарихы, Бөек Ватан сугышында янгын сүндерүчеләрнең роле турында видеоролик карадык. 30 апрельдә янгын сүндерү хезмәткәрләренең героик үткәне һәм бүгенгесе турында искә алу кабул ителде.