ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

“Симет” хуҗалыгы хезмәтчәннәре бөртекле культураларны урып-җыюны тәмамладылар. Куйган хезмәтләре өчен барысына да бик зур рәхмәт. Алдагы көннәрдә барлык эшләрендә уңышлар телибез.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

1 сентябрь - һәркем өчен үз гомерендә иң дулкынландыргыч көн. Югары Симет урта мәктәбендә Беренче кыңгырау чыңлады һәм яңа уку елы башланды. Тантаналы линейка Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе гимннарын башкарудан башланды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

1
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

1 нче сентябрьдә Килдебәк урта мәктәбендә белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка булып узды

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

Белем бәйрәме исә балаларны кабат мәктәпкә җыйды. Бүген Эзмә мәктәбендә укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр, кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, Белем иленә сәяхәтнең тагын бер сукмагына аяк бастылар

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Предприятиене ликвидацияләүгә бәйле рәвештә эшен югалткан хатын-кызлар йөклелек һәм бала табу буенча пособиене Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге аша рәсмиләштерә алалар

 

1 сентябрьдән икътисадый эшчәнлек төрләренең гомумроссия классификаторын (ОКВЭДны )һөнәри куркынычлык  классларына кертү тәртибе үзгәрәчәк

Алиментлар һәм дәүләт ярдәме: 2025 елда балалар пособиеләрен исәпләүнең актуаль кагыйдәләре

Барлык мәктәпләрдә яңа уку елына чакырып беренче кыңгырау яңгырады. Шекше төп мәктәбенең яңа бинасы ачылганга да  40 ел вакыт үткән. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

1 сентябрьдән 7 сентябрьгә кадәрге атна балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен үстерүгә багышлана. Эш пространствосын дөрес оештырыгыз - Баланың эш урыны Яхшы яктыртылырга тиеш. Аны тәрәзә янында оештырсаң яхшырак булыр.

Тэги: хастаханә

Беренче сентябрь — безнең лицейның һәр укучысы өчен үзенчәлекле көн!

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International