Белем бәйрәме исә балаларны кабат мәктәпкә җыйды. Бүген Эзмә мәктәбендә укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр, кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, Белем иленә сәяхәтнең тагын бер сукмагына аяк бастылар. Быелгы уку елында Эзмә мәктәбе 248 укучы өчен үз ишекләрен ачты, беренче сыйныфка исә 35 бала килде. Белем көне гадәттәгечә зур тантана булып үтте. Күркәм традиция буенча мәктәпкә яңа уку елы белән котларга район һәм җирлектәге оешма җитәкчеләре һәм кунаклар килде. Уку елы яңа уңышлар-казанышларга бай булсын!