1 нче сентябрьдә Килдебәк урта мәктәбендә белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка булып узды. Бу уку елында мәктәптә барлыгы 120 бала белем алачак. Мәктәпкә балалар Килдебәк, Мишә, Арташ авыл җирлекләреннән һәм Саба шәһәр җирлегеннән килеп белем алачак. Беренче сыйныфка 8 бала кабул ителде. Балаларга 21 мөгаллим белем бирәчәк. Тантаналы линейкада укучыларның әти-әниләре, авыл җирлегендәге оешма җитәкчеләре, район вәкилләре катнаштылар. Алар укучыларны белем бәйрәме белән котладылар һәм укуда уңышлар теләделәр. Ә “Саба таңнары” газетасы баш мөхәррире Р.Г. Исмагыйлов шулай ук укучыларны бәйрәм белән котлады һәм беренче сыйныфка укырга килүче балаларга Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н. Миннихановның һәм Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миннихановның бүләкләрен тапшырды.
Укучыларны һәм укытучыларны белем бәйрәме белән котлыйбыз һәм уңышлы уку елы телибез.