ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2025 ел
җомга

Балагызның талантларын балалар иҗаты үзәгендә ачыгыз!

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

2025 елның 16 октябрендә Явлаштау урта мәктәбендә чын-чынлап бәйрәмчә җылы атмосфера хөкем сөрде! Без әтиләрне һәм аларның балаларын берләштергән искиткеч чара уздырдык. Көнебез шатлык, шат көлүләр һәм уңай хис-кичерешләр диңгезе белән тулы иде. Катнашучылар спорт осталыкларын күрсәтеп кенә калмадылар, чын команда рухында яндылар. Һәркем бар көчен куеп тырышты, ә килгән кунакларның көч биреп, дәртләндереп торуы онытылмаслык матур атмосфера тудырды!

Тэги: Мәгариф идарәсе

Үз эшегезне башлыйсызмы? «Җиңел старт» микрофинанс продукты эшмәкәрлек дөньясына тиз һәм ышанычлы керергә ярдәм итәчәк!


16
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Явлаштау авыл китапханәсенең китап бирү пунктына  Мишәбаш “Тюльпан” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар экскурсиягә килделәр. Алар өчен китапханәче “Көз эзләре буйлап” дип аталган танып-белү сәгате үткәрде. Балалар белән көз турында әңгәмә үткәрелде, көз турында шигырьләр сөйләнде. Аннары балалар өчен көз темасына багышланган кызыклы уеннар тәкъдим ителде. Балалар “Икесен бергә күрсәт”, “Кем игътибарлырак”, “Алар ничәү?” кебек  уеннарны бик яратып уйнадылар. Ахырда балалар  көзге яфраклар ясадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Икмәк-барысына да баш! Ул кешенең төп кыйммәте булып тора, ул муллык, тәэмин ителеш символы. Аның нинди бәя белән эләгүе, нинди авыр хезмәт булуы һәркемгә билгеле. 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Бүгенге көндә артык тән авырлыгы һәм симерү-балалар һәм яшүсмерләрдә иң киң таралган эндокрин бозулар, мәктәп укучылары арасында аларның ешлыгы 25-30% ка җитә. Бигрәк тә кече яшьтәге балаларда артык тән авырлыгы очракларының арту тенденциясен билгеләп үтәргә кирәк.

Тэги: хастаханә

Эзмә урта мәктәбенең 3а сыйныфында Саба районы участковые Гатин Марат Мөрсәлим улы белән һөнәри юнәлеш буенча очрашу узды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

16 октябрь көнне Лесхоз интернат-йортында “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениясенең Саба бүлекчәсе җитәкчесе  Ягъфәрова Г. Н.һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы дәүләт автоинспексиясе  инспекторы Насыйбуллин И. Д. өлкәннәр өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрделәр.

 Инспектор юлны ничек дөрес кичү турында җентекләп сөйләде. Тәүлекнең караңгы вакытында күренеп торуның никадәр мөһим булуын әйтте.

Инспектор һәркемгә яктылыкны кире кайтара торган элементлар җыелмасын тапшырды һәм аларны киемдә ничек дөрес урнаштырырга икәнен күрсәтте. Өлкәннәр бүләкләрне кызыксынып карадылар һәм юлда куркынычсызлык турында сораулар бирделәр. Очрашу азагында тәрбияләнүчеләр кунакларга файдалы мәгълүмат өчен рәхмәт белдерделәр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә вәгъдә иттеләр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация - кисәтү

  15нче октябрь көнне Әлмәт шәһәрендә өстәмә белем бирү оешмалары арасында Спартакиада булып узды. Ярышта республиканың 19 районыннан командалар үзара көч сынаштылар. Саба районы данын яклап волейбол ярышында “Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге” командасы катнашты. Егетләр командасы әлеге ярышның җиңүчесе булдылар! Спортсменнарны һәм аларның тренерларын чын күңелдән котлыйбыз!

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International