Китапханәдә олылар һәм балалар арасында аралашу алымнарының берсе-кычкырып уку. Галимнәр әти-әниләре кече яшьтән үк китаплар укыган балаларның сөйләм телен яхшырак белүләрен, мәгълүматны тагын да дөресрәк язуларын һәм тизрәк үзләштерүләрен исбатладылар. Менә ни өчен укылыш ишетү файдалы да, өлкәннәргә дә, балаларга. Кече Кибәче авыл китапханәсендә юбиляр Г.Бәшировның тууына 125 ел тулу уңаеннан китап уку оештырылды. Чарада балалар автор һәм аның иҗаты турында белделәр. Гомәр Бәширов әсәре белән танышканнан соң, балалар авторның иҗаты һәм әсәрләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук авторның китапларыннан торган күргәзмә белән дә таныштылар.