«Канатлы дуслар өчен җимлекләр!»

2026 елның 8 гыйнвары, пәнҗешәмбе

7 гыйнварда « Татарстанда Кыш» проекты кысаларында Ике басу Арташ мәдәният йортының мәдәният хезмәткәрләре авыл китапханәсе белән берлектә «Канатлы дуслар өчен җимлекләр!» экологик акциясенә кушылдылар. Кыш-кошлар өчен авыр вакыт, бигрәк тә ул кырыс һәм күп карлы булса. Балалар кошлар өчен җимлекләр ясау буенча мастер-классларда катнаштылар. Китапханәче безнең якларда кышлаучы кошлар турында китап битеннән сөйләде балалар кошларның төрләре, аларның туклануы һәм яшәү урыннары турында мәгълүмат белән таныштылар. Чара азагында җимлекләргә азык: ярма, ипи валчыклары салдылар һәм агачларга элеп куйдылар. Акция барышында балалар үзләренең яхшы эш башкаруларын – елның иң авыр вакытында кошларга исән калырга ярдәм итүләрен аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International