Яңа ел - ул тылсым һәм бүләкләр бәйрәме. Яңа ел - кул эшләре өчен иң яхшы вакыт. Һәркем Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан йортны үзенчә бизи, әмма соңгы вакытта үз куллары белән ясалган бизәнү әйберләре популярлаша бара. Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Гадәти булмаган чыршыны бизибез» дигән мастер-класс үткәрделәр. Чара башында мәдәният хезмәткәрләре балаларга Яңа ел уенчыгы тарихы һәм Яңа ел бәйрәмнәре традицияләре турында сөйләделәр. Аннары балалар ак кәгазь, фоамиран, кайнар җилем һәм карандаш җилеме, кайчы кулланып матур һәм кызыклы күләмле кар бөртекләре, шулай ук Яңа ел эшләнмәләре ясадылар. Балалар пөхтә һәм түземлек белән төрле кар бөртекләрен кисеп алдылар, актив рәвештә фантазия күрсәттеләр һәм үз бизәкләрен уйлап таптылар.