Музей сәгате

2026 елның 8 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Музей һәм балалар» атналыгы кысаларында ,7 январь көнне Олыяз мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре музей сәгате үткәрделәр. Чара туган якның тарихи хәтерен саклауга һәм авылның, районыбызның үткәне турындагы белемнәрне яшь буынга тапшыруга багышланган иде. Музей сәгате белән район һәм республика музейлары буйлап виртуаль экскурсия үткәрелде һәм хәзерге вакыйганы берләштереп, тарих турында тулы күзаллау тупланды. Безнең район музейлары экспозицияләре туган як тарихын күзәтергә, аның мәдәнияте һәм традицияләре белән танышырга мөмкинлек бирде. Чарада катнашучылар арасында патриотизм һәм тарихи мираска хөрмәт тәрбияләүдә мөһим адым булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International