Яңартылган Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә 12 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында «Татарстан өметләре» төбәкара турниры тәмамланды. Малайлар арасында Илсаф Латыйпов җиңүче булды. Илсаф шулай ук авыл районнары зачетында командадашы Раян Йосыповны узып җиңде.
Санкт-Петербург шәһәрендә, СПб ГБУ СДЮСШОР Кометада 27-31 майда интеллектуаль тайпылышлары булган кешеләрнең спорты буенча (дисциплина өстәл теннисы) Бөтенроссия ярышлары узды. Россия Федерациясенең 12 субъектыннан спортчылар, матур уен күрсәтеп, медальләр өчен көрәштеләр.
Ярышлар нәтиҗәләре:
ИН2:
🥇 Зарипова Л. (шәхси разряд)
🥇 Зарипова Л./Новиков А. (катнаш разряд)
🥈 Зарипова Л./Баранова М. (парлы разряд))
🥉 Новиков А. /Галиев Т. (парлы разряд))
ИН1:
🥇 Гороховатченко Г./Мансуров В. (катнаш разряд)
🥈 Гороховатченко Г. (шәхси разряд)
🥈 Гороховатченко Г./Нигъмәтҗанова А. (парлы разряд)
🥈 Богданов В./Мансуров В. (парлы разряд)
30 майда Байлар Сабасындагы "Олимп" стадионында 2015-2016 елгы малайлар арасында футбол турниры узды.
Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучысы Новиков Андрей 27 майдан 31 майга кадәр Санкт-Петербург шәһәрендә узган интеллектуаль тайпылышлары булган кешеләр арасында теннис буенча Бөтенроссия ярышларында катнашты. Зарипова Ләйсән белән катнаш парлы уенда 1 урынны, Тимур Галиев белән 3 урынны алдык.
30 майда Кукмараның 2нче мәктәбе укучылары Лесхоз мәдәният йорты каршындагы "Колокол" музеенда булып киттеләр.
2024 елның 20 маеннан 5 июненә кадәр «Экосистема» Бөтенроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте «Яшел эшләр марафоны» Бөтенроссия экологик акциясен үткәрә.
Сатыш авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү буенча эш алып барыла. Бүгенге көндә үлән чабу эше дәвам итә.
30 май көнне Эзмә мәдәният йорты, Өтернәс, Иләбәр авыл клублары һәм китапханәсе хезмәткәрләре, Шекше мәдәният йорты, Сәрдә авыл клубы белән берлектә чираттагы тапкыр Байлар Сабасы туристларын «Калатау серләре» туристик маршрутында кабул иттеләр.
2024 елның 29 маенда Шәмәрдән лицее базасында психологик - педагогик сыйныфлар фестивале булып узды.