2015-2016 елгы малайлар арасында футбол буенча турнир

2024 елның 31 мае, җомга

30 майда Байлар Сабасындагы "Олимп" стадионында 2015-2016 елгы малайлар арасында футбол турниры узды. Турнир "Рубин" футбол клубы белән берлектә үткәрелде. Турнирны ачу тантанасында хөрмәтле кунаклар катнашты:

Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Рашат улы Ишниязов;

Саба муниципаль районы Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы; "Рубин" футбол клубының генераль директоры - Александр Рөстәм улы Айбатов;

Академия директоры - Андрей Николаевич Князев;

Академиянең өлкән тренеры, "Рубин" футбол клубының элеккеге уенчысы - Рөстәм Әгъзам улы Хуҗин. Барлыгы 8 команда беренчелек өчен көч сынашты һәм түбәндәге нәтиҗәләргә ия булды:

Көмеш лига җиңүчеләре:

3 урын – Саба-1

2 урын – “Яшьлек» (Шәмәрдән)

1 урын – “Теләче”

Алтын лига җиңүчеләре:

3 урын – “Питрәч”

2 урын – “Интер” (Кукмара)

1 урын – “Батыр” (Кукмара)

Иң яхшы уенчылар дип  Саба командаларыннан: Ибрагимов Нияз (“Саба 1”), Валиев Данир (“Саба 1”); Тимергалиев Самат (“Яшьлек»), Миннулин Аскар («Олимп») танылды.

Барлык җиңүче командалар диплом, кубок, акчалата бүләк һәм “Рубин” футбол клубыннан истәлекле бүләкләр белән буләкләнде.

 Катнашкан барлык командаларга, аларның тренерларына һәм “Рубин” футбол клубына зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм киләсе очрашуларны көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International