ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2024 ел
сишәмбе

Саба урман хуҗалыгы тарихы музее Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көненә багышланган истәлекле акциядә катнашты. Кораллы конфликт вакытында һәлак булган балалар истәлегенә багышланган әлеге чара, акция символлары булган ак шарлар һәм кәгазь күгәрченнәр ярдәмендә уздырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

 Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау һәм музеефикация эшләре дәвам итә. Экспозиция модульләрен җыю, мультимедиа җиһазларын көйләү эшләре алып барыла.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Районыбызда эшләп килүче «Оста-Саба» лагере - балалар өчен сәламәт яшәү рәвешен һәм фикерләү сәләтен үстерүдә- идеаль мөмкинлек булып тора! 

Тэги: Мәгариф идарәсе

27 июльдә «Сабантуй» спорт комплексы базасында Оста-Саба лагеренда тәрбияләнүчеләрнең туристлар слеты узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

23 июльдә безнең приютка Россия Хәрби - Диңгез флоты, Кара диңгез флоты көне уңаеннан «Экипаж-бер гаилә» дип исемләнгән ансамбль чыгыш белән килде . Хәрби-Диңгез флоты ансамбле составына Бөек Ватан сугышында катнашучылар ветераннары, хәрби-диңгез гаскәрләренең төрле вәкилләре флоты, элеккеге матрослар, офицерлар,  шулай ук Соловецкий утрауларында урнашкан Төньяк Хәрби флот мәктәбе юнглары да керә. Ансамбль героик-патриотик һәм үсеп килүче буынга әхлакый тәрбия бирүдә зур роль уйный. Җыр ансамбле репертуарында Совет һәм Россия авторларының диңгез, хәрби хезмәт, Ватанны саклаучылар турында җырлар бар иде. Үз чыгышлары белән ансамбль халыклар дуслыгын һәм Ватанга мәхәббәтне пропагандалый. Бик шәп очрашу өчен ветераннарга рәхмәтебезне белдерәбез!

Тэги: ОСЗ Тургай

Арып- талып кайткан эш көненнән соң, гаиләң белән бергә җыелып, зәңгәр экраннар каршында кино яки мультфильм карау үзе бер рәхәтлек бирә.


29
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Июль ае дәвамында ир – егетләр һәм хатын – кызлар командалары арасында барган пляж волейболы уеннарында Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре дә актив катнашты. Уеннарда оешмадан ике ир – егетләр һәм алты хатын – кызлар командалары катнашты.

 

Иске Икшермә авыл җирлегенең спорт тормышы

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Татар Икшермә авылында үзара салым акчасына юлларны ремонтлау

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге
Хәрби диңгез флоты көне - Рәсәйдә традиция буенча ел саен июльнең соңгы көнендә билгеләп үтелә. Хәрби диңез флоты көне - буыннан буынга хәрби диңгезчеләренең диңгез данын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Рәсәйнең хәрби диңгез флоты илнең диңгез чикләрен саклый һәм аның байрагы булып Андреев әләме тора.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары Утар балалар интернат-йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International