Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Оет авылы кунаклары, "Күңелле кыңгырау" туристик маршрутында катнашучылар булды. Алар өчен музей буенча экскурсия оештырылды, кунаклар урманчылыкны төзү һәм үстерү тарихын, урман тармагын үстерүгә зур өлеш керткән кешеләрне белделәр.
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Янгынга каршы системаны, яктырту приборларын көйләү, шулай ук экспозицион модульләрне җыю эше алып барыла.
Кызыл-Мишә авылында иске коены торгызу буенча эшләр алып барылды. Коены ремонтлау теләген шушы авылда яшәүче Ахметвалиев Фарсил белдерде. Аның теләген махсус хәрби операциядә хезмәт итеп яраланып кайткан Биктимеров Ленур хуплап алып спонсорлык ярдәме күрсәтте. Нәтиҗәдә Ахметвалиев Фарсил, Биктимеров Ленур, Гыйлманов Рәмис бу эшне нәтиҗәле итеп башкарып чыктылар.
Олы Шыңар авылында инеш яр буйларын төзекләндерү эшләре дәвам итә: электр яктырткычлар куелды, тротуар өчен брусчатка җәелә. Эшләрне «БарсЭлитСтрой» ААҖ башкара.
Чәчәкләр безнең тормышыбызны бизи, кәефне күтәрә. Дөрестән дә, җәйдән кышка кадәр төрле төсләргә күмелеп утыручы чәчәкләр урамнарны, паркларны бизи, шәһәр һәм авылларны матурлый, бәйрәм төсе бирә, кешеләрне шатландыра. Олы Шыңар авыл җирлегендә һәрбер оешма үз биләмәсен чәчәк түтәлләре белән бизи, шулай ук шәхси хуҗалыклар да чәчәк утырту белән шөгылләнә.
Тимершык авыл җирлегендә эчәргә яраклы су системасының төгәллеген, төзеклеген “Шемордан МПП ЖКХ” ҖЧҖ тәэмин итә. Алар үз эшләрен вакытында, төгәллек белән башкарып үтиләр.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре килде.
7 августта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Оет авылы кунаклары өчен «Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты буенча чираттагы экскурсия оештырдылар. Балалар һәм аларны озатып йөрүче өлкәннәр беренче эш итеп Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар, аннары урман хуҗалыгы мәдәният йортында урнашкан "Кыңгыраулар музеенда" булдылар. Милли камыр ризыклары белән татлы чәй, беләзекләр һәм сәйләннән муенса ясау буенча мастер класс, тылсымлы кыңгырау турындагы мультфильм карау туристларга ошады. Алар күргәннәреннән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, бик яхшы вакыт үткәрделәр.