17 август көнне Кече Шыңар мәдәният йортында студентларның һәм яшьләрнең "Яшьлек- алсу таң" дигән традицион концерт программасы булып узды. Концертта төрле яшьтәге һәм төрле юнәлештәге артистлар катнашты, чөнки бу ел гаилә һәм гаилә кыйммәтләренә багышлана: биючеләр, халык һәм эстрада җырларын башкаручылар, күңелле скетчлар һәм пародияләр. Үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы яшь парларны котладылар. Тамашачылар "Сөмбел" халык бию коллективының яшь биючеләре, шулай ук «Туган як» вокаль ансамбле һәм аның солистлары башкаруындагы концерт номерларын җылы кабул иттеләр.
11-17 август көннәрендә Татарстан Республикасының Тәтеш шәһәрендә стендка ату буенча Россия юниорлар беренчелеге узды.
Саба" ҖЧҖенең "Явлаштау" бригадасында терлекчелек фермаларына керү юлларын ремонтлау дәвам итә.
"Әхәтов" КФХсында 130 башка исәпләнгән сөтчелек фермасы төзелеше төгәлләнде
Футбол буенча "Явлаштау" командасы 2024 елгы Мөхәммәтшин кубогы плей-офф уеннары кысаларында Кукмараның "Степан Разин" командасы белән уйнады.
Түбән Шытсу авылында агач электр баганалары яңага алыштырыла. Барлыгы 25 штук бетон баганалар куелачак.
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Экспозиция модульләрен җыю, мультимедиа җиһазларын, янгынга каршы системаны көйләү, видеокүзәтү камераларын урнаштыру эшләре алып барыла.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музее Казахстаннан кунаклар кабул итте. Экскурсия барышында алар бик кызыксынып, авыл өе почмагын карадылар. Шулай ук, витраждагы, күмер белән йөргән беренче йөк автомобиленең сурәте, зур кызыксыну уятты.
2022 елдан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан яшьләр сәясәтенең муниципаль учреждениеләре арасында яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга грантлар конкурсы үткәрелә. 2024 елда грант алучылар итеп 37 муниципаль берәмлектән 70 учреждение билгеләнде.
"Яшьлек" яшьләр үзәге тренеры Хуҗахмәтов Ильяс Олыяз авылында балалар белән " Сәламәт булуы шәп!" дип исемләнгән спорт уеннары үткәрде.