Яшьләр сәясәте муниципаль учреждениеләре арасында яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга грантлар конкурсы

2024 елның 20 августы, сишәмбе

2022 елдан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан яшьләр сәясәтенең муниципаль учреждениеләре арасында яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга грантлар конкурсы үткәрелә. 2024 елда грант алучылар итеп 37 муниципаль берәмлектән 70 учреждение билгеләнде.

2024 елның сентябрендә 2025 елда проектларны гамәлгә ашыруга конкурсның гариза бирү кампаниясенә старт бирү планлаштырыла. Грант ярдәменең гомуми күләме 50 млн сум тәшкил итәчәк.

Конкурста катнашу өчен муниципаль яшьләр үзәкләре, яшүсмерләр клублары, «Форпост» үзәкләре, психологик-педагогик ярдәм үзәкләре һәм яшьләр сәясәтенең башка учреждениеләре гариза бирә ала. Проектлар яшьләр аудиториясенә һәм муниципаль районнарда дәүләт яшьләр сәясәтен үстерү бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән булырга тиеш. Гаризалар кабул итү октябрьнең икенче декадасында тәмамлана.

Конкурс тәртибе һәм кагыйдәләре белән Министрлыкның рәсми сайтында танышырга була: https://minmol.tatarstan.ru/konkursi.htm заявка бирү өчен тулырак материалларны түбәндәге сылтама буенча алырга мөмкин: https://disk.yandex.ru/d/t46Xa5H0hqfa_g.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International