Мишә авыл җирлеге җитәкчесе урынбасары мөмкинлекләре чикләнгән балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
Сабабаш авылында Яңа елга әзерлек бара.
"Спорт уеннары" түгәрәгендә шөгыльләнүче укучыларыбыз командасы район күләмендә уздырылган футбол ярышында 2 урынны яуладылар.
Эзмә урта мәктәбе активистлары ДЦП белән авыручы балаларга әлеге күңелле бәйрәм уңаеннан бүләк ясарга булдылар!
19 декабрь көнне Саба район китапханәсенең уку залында Яңа ел – 2025 не каршылау бәйрәме узды. Бәйрәмгә безнең актив китап укучыларыбыз китапханә каршында эшләп килүче "Алтын куллар", "Мишә дулкыннары", "Сөембикә", "Өлкәннәр" клублары әгъзалары җыелды. Алар өчен китапханәчеләр "Яңа ел маҗаралары" - театраль тамаша күрсәттеләр. Елның шаян айлары һәм Кыш Бабай күңелле уеннар уйнатып, җырлар җырлатып өлкәннәрне сөендерделәр. Кунакларыбыз балачакларын, яшьлекләрен искә төшерделәр - Яңа ел турында шигырьләр, үзләре, танышлары белән булган кызыклы вакыйгалар сөйләп, җырлап-биеп Кыш бабайдан бүләкләр алдылар. Гармунчыбыз Илшат Мөхәммәтшин һәм "Гөлбакча" ансамбле чыгышлары һәркемнең күңеленә хуш килде.
“Яңа елны ничек каршы алсаң, ел да шулай үтәр!”- дигән юрама бар. Без китапханәчеләр һәрбер кешегә ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклардан торган озын гомер, тыныч күк йөзе телибез!
Бүген Саба үзәк район хастаханәсендә тантаналы чара узды
2024 елның 19 декабре 21.00 сәгатьтән 20 декабрь 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
20 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән томан;
- көндез дә, кичен дә буран, бозлавык, секундына 15 метрга кадәр көчле җил.
Скважиналар бораулау, шулай ук свайлар салу эшләре башланды. Койма кую эшләре дәвам итә.
Татарстанда Гаилә елында меңнән артык чара узган. Ел тәмамлана, әмма гаиләләргә ярдәм итүгә һәм төбәктә гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән эш дәвам итәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.