19 декабрь көнне Саба район китапханәсенең уку залында Яңа ел – 2025 не каршылау бәйрәме узды. Бәйрәмгә безнең актив китап укучыларыбыз китапханә каршында эшләп килүче "Алтын куллар", "Мишә дулкыннары", "Сөембикә", "Өлкәннәр" клублары әгъзалары җыелды. Алар өчен китапханәчеләр "Яңа ел маҗаралары" - театраль тамаша күрсәттеләр. Елның шаян айлары һәм Кыш Бабай күңелле уеннар уйнатып, җырлар җырлатып өлкәннәрне сөендерделәр. Кунакларыбыз балачакларын, яшьлекләрен искә төшерделәр - Яңа ел турында шигырьләр, үзләре, танышлары белән булган кызыклы вакыйгалар сөйләп, җырлап-биеп Кыш бабайдан бүләкләр алдылар. Гармунчыбыз Илшат Мөхәммәтшин һәм "Гөлбакча" ансамбле чыгышлары һәркемнең күңеленә хуш килде.
“Яңа елны ничек каршы алсаң, ел да шулай үтәр!”- дигән юрама бар. Без китапханәчеләр һәрбер кешегә ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклардан торган озын гомер, тыныч күк йөзе телибез!