22 нче февраль көнне Саба урта мәктәбе базасында мәктәп укучылары арасында волейбол ярышы булып үтте.
25 февраль көнне Иләбәр авылында «Яшьлек» яшьләр үзәге оештырган, Супер Спринт,тауга каршы чаңгы белән мену буенча ярышлар узды.
Мишә авыл җирлеге депутатлары Гатиятуллин Азат һәм Сафин Әхмәд Сабабаш мәктәбе укучылары белән «Изге эш - Ватанга хезмәт итү!» дигән парламент дәресе үткәрделәр.
Лесхоз бистәсендә Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазе булып узды.
Мишә авыл җирлегенең «САБАБАШ» командасы ирләр командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатында катнаша.
Конкур буенча Саба муниципаль районы Кубогының, Ватанны саклаучылар елына багышланган, беренче этабы
Иҗат дөньясы мавыктыргыч, һәм сәнгать белән шөгыльләнүче кешеләр, тылсымчылар үз кирәк-яраклары ярдәмендә һәркем елмая һәм шатлана торган матур әйберләр ясый алалар.
25 февральдә «Оста куллар» клуб формированиесендә катнашучылар табигать һәм иҗат дөньясына чумдылар һәм күркәләрдән искиткеч матур панно ясый башладылар. Теләсә нинди иҗади эшләрне төрле зурлыктагы, төрле вариациядәге күркәләр белән бизәргә мөмкин. Күркәләрдән ясалган картиналар бик популяр булды, чөнки мондый композицияләр күзне шатландыра, шулай ук бик үзенчәлекле күренә. Күркәләрдән ясалган картиналарны теләсә кайсы бәйрәмгә, бигрәк тә 8 мартка бүләк итәргә була, ә иң мөһиме алар үз кулларың белән һәм тирә-юньдәгеләргә мәхәббәт белән эшләнгән!
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан чаңгы буенча шәхси-команда ярышлары
Бу көннәрдә укучыларыбыз әби-бабайларның хәлләрен белеп, ярдәм күрсәтәләр.