Мәктәп волейбол лигасы

2025 елның 26 феврале, чәршәмбе

22 нче февраль көнне Саба урта мәктәбе базасында мәктәп  укучылары арасында волейбол ярышы булып үтте. Командалар үзара көч сынаштылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
Кызлар арасында беренче урынны  Тимершык  урта мәктәбе, икенче урынны Икшермә кадет мәктәп - интернаты, өченче урынны Симет урта мәктәбе алды.
Егетләр арасында беренче урынны Симет урта мәктәбе, икенче урынны Тимершык урта мәктәбе, өченче  урынны Икшермә кадет мәктәп - интернаты яулады.
Командаларга грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды.Җиңүче командаларны котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International