25нче 26 нчы февраль көннәрендә Арча районы Кырлай авылында "Аулак өй-көрәш" төбәкара йолалар бәйгесенең зона этабы узды. Монда Гимназия, Әлмәт, Чаллының өч мәктәбеннән татар милләтенең иң талантлы укучылары катнашты. Конкурсантлар халкыбызның “ Печән өмәсе”, “Киндер юу”, “Каз өмәсе”, “Кич утыру” йолаларын курсәттеләр. Һәм дурт төрле бәйге биремнәрен эшләделәр: визитка, йола, әсәрне танып, авторын әйт, "йозек салыш" уеннары. Бәйгенең төп темасы М. Җәлил иҗаты иде. Укучыларыбыз бик яхшы чыгыш ясап җиңу Гран при оттылар һәм җәй көнне утәчәк “Сәләт” лагерена, Казандагы театр биналарында курсәтәчәк спектакльләргә юллама белән буләкләнделәр. Афәрин. Әзерләгән укытучыларына, укучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да уңышлар юлдаш булсын дигән теләктә калабыз.