25 февраль көнне Иләбәр авылында «Яшьлек» яшьләр үзәге оештырган, Супер Спринт,тауга каршы чаңгы белән менү буенча ярышлар узды.

2025 елның 26 феврале, чәршәмбе

25 февраль көнне Иләбәр авылында «Яшьлек» яшьләр үзәге оештырган, Супер Спринт,тауга каршы чаңгы белән мену буенча ярышлар узды.

Саба районында мондый ярыш икенче тапкыр уздырыла. Ярышка спортчылар төрле районнардан килгәннәр иде.

Ярышны Саба районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Рамазан улы Гарипов, Эзмә авыл җирлеге башлыгы Райнур Гильфан улы  Әхмәтов, җаваплылыгы чикле “Игенче” җәмгыяте генераль директоры Алмаз Зөфәр улы Зарипов, Шәмәрдә күп тармаклы җитештерү предприятиесенең генераль директоры Альмир Рәзит улы Шәйхетдинов ,

 "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Делюс Ридаил улы Закиров башлап җибәрде.

Яшьләр эшләре һәм спорт булеге җитәкчесе Ирек Гарипов ярышта катнашучыларны позитив рәвештә  канатландырып, аларга үргә таба менәргә көч биреп торды. Спортчыларга җан атып торучылар да бик күп иде.Җинүчеләргә җитәкчеләр тарафыннан,грамота һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Мондый ярышлар алдагы елларда да уздырылыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International