Олы Нырты авыл җирлегендә көндәлек тирә-якны төзекләндерү буенча даими эш алып барыла.
Шәмәрдәндә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Биктимир Ибрагимов 95 яшьлек юбилеен билгеләде.
20-21 октябрь көннәрендә Лесхоз бистәсендә 2009 елда туган егетләр арасында хоккей буенча, тренер көненә багышланган районнар турниры булып узды.
Тимершык авыл җирлегендә көндәлек тирә-якны төзекләндерү, мәдәният, мәгариф, спорт өлкәсен үстерү буенча даими эшчәнлек алып барыла. Шушы көннәрдә Тимершык, К.Мишә, Сабай авылларында иске йорт, каралтылар сүтелде. Язгы ташуга әзерлек максатыннан Кызыл Мишә авылында урнашкан су саклагычының суы киметелде. 20 нче октябрь көнне Тимершык урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миңсылу Фәнәви кызы Миннеханованың 55 яшьлек юбилей тантанасы үткәрелде. Шул ук көнне Тимершык мәдәният йортында Салимгараева Лена апаның 80 яшь, Салимгараев Минзакир абыйның 85 яшьлек юбилейлары билгеләп үтелде. Ә Кызыл Мишә клубында армия сафларына китүче Фәнил Әхмәтвәлиевны солдатка озату кичәсе үткәрелде.
Спорт яңалыкларына килгәндә, 19 октябрьдә муниципаль хезмәткәрләрнең волейбол командасы Биектауда хезмәттәшләре белән очрашып җиңү яуладылар. 20 октябрь көнне Мичән авылында яшьләр арасында уздырылган волейбол турнирында Тимершык яшьләре беренче урынны яулап кайттылар. “Тимершык авыл җирлеге”
Килдебәк мәдәният йортында 8-11 сыйныф укучыларының "Көзге бал" бәйрәме узды. Алар төрле уеннарда бик теләп катнаштылар, бәйрәм концерт номерлары, инсценировкалар белән үрелеп барды. Ахырдан укучыларга дискотека оештырылды.
2018 елда Россия Дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгы билгеләп үтелә. Шул уңайдан Саба муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Сираҗетдинова Альбина Нәкыйп кызы Саба муниципаль районының “Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп - интернаты” муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесенең 8 сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгате үткәрде.
Укучылар Саба районында архив эшенең барлыкка килү тарихы, архив документларын саклауны оештыру, төрле документларны саклау сроклары һәм архив документларын саклау этаплары турында белделәр.
Архив бүлеге эше районның архив фонды документларын саклауга, тулыландыруга һәм куллануга юнәлдерелгән. Бүгенге көндә бүлектә 21 454 саклау берәмлеге бар. Бүлектә мобиль стеллажлар урнаштырылган. Әлеге стеллажларны урнаштыру документларның саклау урыннарын арттырырга ярдәм итте. Яңа технологияләр күзлегеннән архив бүлеге эшчәнлегенең перспектив юнәлешләренең берсе - аларның электрон күчермәләрен булдыру өчен документларны цифрлаштыру.
Биредә эш төрлечә. Бүлек хезмәткәрләре шулай ук нәшрият проектларында катнашалар, документаль материаллар нигезендә экскурсияләр үткәрәләр.
Альбина Нәкыйп кызы укучыларга районыбызның архив бүлеге турында видеоролик күрсәтте. Әлеге видеороликны оештыруга 8 сыйныф укучылары үзләре дә өлеш кертте.
Архив һәрвакыт кешелекнең төп хәзинәсе, даими белем чыганагы, үткән буын һәм киләчәк арасындагы бәйләүче булачак!
2018 елның 17 октябреннән 20 октябренә кадәр Яшел Үзән шәһәрендә тренерлар Парфенов Г. И. һәм Соколов М. Н. истәлегенә бокс буенча ачык республика турниры узды.
2018 елның 17-20 октябрь көннәрендә Алабуга шәһәрендә Алабуга муниципаль районы Башлыгы призына бокс буенча Бөтенроссия турниры узды.
Район үзәге булган Байлар Сабасы бистәсе көннән-көн матурлана һәм яшелләнә бара. Бу көннәрдә “МДСУ-1” җәмгыяте эшчеләре Г.Закир хәм Совет урамнарын тоташтырачак күпергә чыгу юлларын төзекләндерү буенча эш алып баралар. Саба шәһәр җирлеге.
18 октябрь көнне, Юлбат мәдәният йортында, китапханә, Тенеки авыл клубы хезмәткәрләре белән берлектә “Сөмбелә – уңыш бәйрәме” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде.
20 октябрь көнне, Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, мәдәният йортында кунаклар кабул итте. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе каршында эшләп килүче сәнгать осталары "Илһамият" иҗат төркеменең “Үткәннәр сагындыра” дип исемләнгән концерты булды. Юлбат авыл җирлеге.