ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

23 октябрьдә мәдәният хезмәткәрләренең күчмә семинары булды. Аның максаты-Саба муниципаль районында музей эшен һәм туризмны үстерү. Семинар программасында: 1.    "Содружество» музеена бару, дер. Кот. 2.    Байлар Сабасы ш.т. п., шәхси музейга Экскурсия. 3.    Лесхоз бистәсе, кыңгырау музеенда булу. 4.    Йомгак ясау.

Кызыл Мишә мәдәният йортында солдатка китүче егетләрне матур итеп озату традициягә керде. 20 октябрь конне мэдэният йортында "Ак теләкләр, ак юл сиңа!" дигән солдат озату кичәсе уткәрелде. Мәдәният йорты залында Фәнилнең әти-әнисе, энесе, туганнары, дуслары, авылдашлар жыелды. Озату кичәсе бик күркәм һәм эчтәлекле үтте. Аны башлап җибәргән Дамир хәзрәт Мөхәммәтҗановның Коръән укып дога кылуы, вәгазе, өлкәннәрнең нәсихәтләре булачак солдат Әхмәтвәлиев Фәнил күңелендә фәкать изге хисләр генә уяткандыр. Аның тормышындагы беренче ерак сәфәре “Бисмилла”дан, изге сүздән башланды. Тимершык авыл жирлеге башлыгы Айдар Ханифулла улы Хаҗиев та егетебезгә хәер-фатыйхасын бирде, изге теләкләрен теләде. Кичәдә Фәнилнең эш урыныннан район ветеринария берләшмәсе начальнигы Айзат Наил улы Шәйхуллин да катнашты. Ул: “Яңа гына эшли башласаң да, сынатмадың, армиядә дә яхшы хезмәт итеп, үз урыныңа эшкә кайтырсың дип көтеп калабыз” – диде. Фәнилнең әти-әнисе, туганнары, дуслары, авылдашлар – барысы да аңа изге теләкләрен житкерделәр, хәерле, имин юллар теләделәр. Армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетләр хәрби тормыш белән таныштырып, Фәнилгә киңәшләр бирделәр. Матур теләкләр, үзешчән артистларыбыз башкаруында җырлар белән үрелеп барган кичә җылы, матур атмосферада узды. Әлбәттә, Туган як, әти-әниләр сагындырыр... Фәнилгә Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәп, туган якка исән-сау әйләнеп кайтуын, әти-әниләргә бары тик түземлек һәм сабырлык телибез.

23 нче октябрь көнне Тимершык урта мәктәбе базасында физик тәрбия укытучылары өчен “Баскетбол уенында хөкемдарлык методикасы” дигән темага семинар-практикум үткәрелде.

             23 октябрь көнне Район балалар китапханәсендә  Саба гимназиясенең 1 « А» сыйныф укучылары өчен «Китаплар дөньясына сәяхәт» дигән квест - уен үткәрелде. 

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Саба ш.т.п. «Волонтер» үзәгенең активистлары белән берлектә ВЛКСМның 100 еллыгы кысаларында халыкка буклетлар тараттылар.

Буклетлар тараткан вакытта белгечләр һәм волонтерлар халыкны ВЛКСМ тарихы белән таныштырдылар.

2018 нче елның 21 октябрендә Песчаный бистәсенең ( Марий-Эл Республикасы) “Ату” үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды.

Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең социаль  хезмәткәрләре  ойгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребездэ көзге бакча эшләрендэ бик теләп актив катнаштылар.

ООО «Евро Акцент Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте - суны әзерләү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тиз үсүче компания. 2018 елның 8 аена  продукция, башкарылган эшләр һәм хезмәтләр күләме 40876 мең сум тәшкил иткән.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Л. Г. Авдонина шәхси кабул итү үткәрәчәк

Олы Кибәче авыл җирлегендә, төзекләндерү кагыйдәләре таләпләренә туры китереп, иске йортлар сүтелә.- Олы Кибәче авыл җирлеге.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International