Вечер-провод. "Ак теләкләр, ак юл сиңа!"

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Кызыл Мишә мәдәният йортында солдатка китүче егетләрне матур итеп озату традициягә керде. 20 октябрь конне мэдэният йортында "Ак теләкләр, ак юл сиңа!" дигән солдат озату кичәсе уткәрелде. Мәдәният йорты залында Фәнилнең әти-әнисе, энесе, туганнары, дуслары, авылдашлар жыелды. Озату кичәсе бик күркәм һәм эчтәлекле үтте. Аны башлап җибәргән Дамир хәзрәт Мөхәммәтҗановның Коръән укып дога кылуы, вәгазе, өлкәннәрнең нәсихәтләре булачак солдат Әхмәтвәлиев Фәнил күңелендә фәкать изге хисләр генә уяткандыр. Аның тормышындагы беренче ерак сәфәре “Бисмилла”дан, изге сүздән башланды. Тимершык авыл жирлеге башлыгы Айдар Ханифулла улы Хаҗиев та егетебезгә хәер-фатыйхасын бирде, изге теләкләрен теләде. Кичәдә Фәнилнең эш урыныннан район ветеринария берләшмәсе начальнигы Айзат Наил улы Шәйхуллин да катнашты. Ул: “Яңа гына эшли башласаң да, сынатмадың, армиядә дә яхшы хезмәт итеп, үз урыныңа эшкә кайтырсың дип көтеп калабыз” – диде. Фәнилнең әти-әнисе, туганнары, дуслары, авылдашлар – барысы да аңа изге теләкләрен житкерделәр, хәерле, имин юллар теләделәр. Армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетләр хәрби тормыш белән таныштырып, Фәнилгә киңәшләр бирделәр. Матур теләкләр, үзешчән артистларыбыз башкаруында җырлар белән үрелеп барган кичә җылы, матур атмосферада узды. Әлбәттә, Туган як, әти-әниләр сагындырыр... Фәнилгә Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәп, туган якка исән-сау әйләнеп кайтуын, әти-әниләргә бары тик түземлек һәм сабырлык телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International