2018 нче елның 21 октябрендә Песчаный бистәсенең ( Марий-Эл Республикасы) “Ату” үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче балалар да катнашты.
Ярыш спортчылар һәм командалар арасында беренчелекне ачыклау максатыннан уздырылды:
“А” категориясендә шәхси беренчелек – СПК-2 күнегүендә
“В” категориясендә шәхси беренчелек – СПК-2 күнегүендә
“С”категориясендә шәхси беренчелек – СПК-2 күнегүендә
“Яшүсмерләр” категориясендә шәхси беренчелек – СПК-2 күнегүендә.
“А” категориясендә Ибатуллин Айрат (“Сабантуй” мәктәбе спортчысы) 1 нче урынга чыкты. Шушы ук категориядә “Сабантуй” спорт мәктәбенең тренеры Алексеев Юрий Владимирович 3 нче урынны алды.
“В” категориясендә “Сабантуй” спорт мәктәбенең спортчылары яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр:
1 урын – Маликов Эльмир
2 урын – Садыков Салават;
3 урын – Гарипов Руслан.
Спортчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз.
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге.