23 нче октябрь көнне Тимершык урта мәктәбе базасында физик тәрбия укытучылары өчен “Баскетбол уенында хөкемдарлык методикасы” дигән темага семинар-практикум үткәрелде. Семинар кысаларында Корсабаш төп мәктәбенен физик тәрбия укытучысы Нагимов М.З. чыгыш ясады. Ахырдан семинарда катнашучылар баскетбол алымнарын практикада ныгыттылар, эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Семинар нәтиҗәле һәм файдалы узды.