Район балалар китапханәсендә «Китаплар дөньясына сәяхәт» дигән квест - уен үткәрелде

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

             23 октябрь көнне Район балалар китапханәсендә  Саба гимназиясенең 1 « А» сыйныф укучылары өчен «Китаплар дөньясына сәяхәт» дигән квест - уен үткәрелде.  Китап безне балачакта очрый  һәм гомер буе мәңгелек дуска әверелә. Бик зур китаплар  дөньясында  –   безне төрледән-төрле яраткан китаплар   каршы ала. Нәкъ менә шушы төрле китап дөньясы белән танышу өчен  китапхәнәчеләр квест- уенны оештырдылар.

          Әкият геройларына киенгән китапханәчеләр балаларны китапханә бусагасы янында каршы алдылар  һәм аларга  серле  китаплар дөньясында  ниләр көтүе  турында сөйләделәр.

        Балаларны көтеп алган беренче каршылык " Табышмаклар  дөньясы» дип аталган иде.   Тукталышта балаларга төрле табышмаклар әзерләнгән иде . Иң элек китапханәчеләр балаларга табышмакларның барлыкка килү тарихын сөйләп үттеләр, аларны китапханәдә булган табышмак китаплары белән таныштырдылар. Соңыннан балалар «Табышмаклар викторинасында» катнаштылар, әкият геройлары әзерләгән барлык табышмакларга җавап бирделәр.

      Киләсе тукталыш «Әкият  дөньясы» иде. Балалар бик теләп «Әкиятләр – безнең дуслар» дигән викторинасында катнаштылар,  Рус һәм чит ил әкиятләрендә бик яхшы белем күрсәттеләр, чөнки әкиятләр иле – барыбызга да  иң гаҗәеп һәм могҗизалы ил.

       Сәяхәт «Иҗат дөньясы» тукталышы белән дәвам итте, анда һәр бала, үзенең иҗади сәләтен күрсәтеп,  үзе  теләгән  китапны  иҗат итә алды. Балаларның хыялларына  чик  юк иде һәм нәтиҗәдә кызыклы , мавыктыргыч китаплар барлыкка килде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International