Тимершык авыл җирлеге хәбәрләре.

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Тимершык авыл җирлегендә көндәлек тирә-якны төзекләндерү, мәдәният, мәгариф, спорт өлкәсен үстерү буенча даими эшчәнлек алып барыла. Шушы көннәрдә Тимершык, К.Мишә, Сабай авылларында иске йорт, каралтылар сүтелде. Язгы ташуга әзерлек максатыннан Кызыл Мишә авылында урнашкан су саклагычының суы киметелде. 20 нче октябрь көнне Тимершык урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миңсылу Фәнәви кызы Миннеханованың 55 яшьлек юбилей тантанасы үткәрелде. Шул ук көнне Тимершык  мәдәният йортында Салимгараева Лена апаның 80 яшь, Салимгараев Минзакир абыйның 85 яшьлек юбилейлары билгеләп үтелде. Ә Кызыл Мишә клубында армия сафларына китүче Фәнил Әхмәтвәлиевны солдатка озату кичәсе үткәрелде.

     Спорт яңалыкларына килгәндә, 19 октябрьдә муниципаль хезмәткәрләрнең волейбол командасы Биектауда хезмәттәшләре белән очрашып җиңү яуладылар. 20 октябрь көнне Мичән авылында яшьләр арасында уздырылган волейбол турнирында Тимершык яшьләре беренче урынны яулап кайттылар. “Тимершык авыл җирлеге”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International