2018 елда Россия Дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгы билгеләп үтелә. Шул уңайдан Саба муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Сираҗетдинова Альбина Нәкыйп кызы Саба муниципаль районының “Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп - интернаты” муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесенең 8 сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгате үткәрде.
Укучылар Саба районында архив эшенең барлыкка килү тарихы, архив документларын саклауны оештыру, төрле документларны саклау сроклары һәм архив документларын саклау этаплары турында белделәр.
Архив бүлеге эше районның архив фонды документларын саклауга, тулыландыруга һәм куллануга юнәлдерелгән. Бүгенге көндә бүлектә 21 454 саклау берәмлеге бар. Бүлектә мобиль стеллажлар урнаштырылган. Әлеге стеллажларны урнаштыру документларның саклау урыннарын арттырырга ярдәм итте. Яңа технологияләр күзлегеннән архив бүлеге эшчәнлегенең перспектив юнәлешләренең берсе - аларның электрон күчермәләрен булдыру өчен документларны цифрлаштыру.
Биредә эш төрлечә. Бүлек хезмәткәрләре шулай ук нәшрият проектларында катнашалар, документаль материаллар нигезендә экскурсияләр үткәрәләр.
Альбина Нәкыйп кызы укучыларга районыбызның архив бүлеге турында видеоролик күрсәтте. Әлеге видеороликны оештыруга 8 сыйныф укучылары үзләре дә өлеш кертте.
Архив һәрвакыт кешелекнең төп хәзинәсе, даими белем чыганагы, үткән буын һәм киләчәк арасындагы бәйләүче булачак!
.jpg)