Алабуга муниципаль районы Башлыгы призына бокс буенча Бөтенроссия турниры

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

2018 елның 17-20 октябрь көннәрендә Алабуга шәһәрендә Алабуга муниципаль районы Башлыгы призына бокс буенча Бөтенроссия турниры узды. Ярышларда бөтен Россиядән 190 баксер, шул исәптән безнең «Олимп " балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе боксчылары да катнашты. Безнең спортчыларыбыз яхшы күрсәткечләр күрсәттеләр. Байметов Данияр 27 кг авырлык категориясендә 1 урынны алды һәм Бөтенроссия турниры чемпионы булды. Арутюнян Давид 52 кг авырлык категориясендә көмеш медаль яулады.

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International