Район үзәге булган Байлар Сабасы бистәсе көннән-көн матурлана һәм яшелләнә бара. Бу көннәрдә “МДСУ-1” җәмгыяте эшчеләре Г.Закир хәм Совет урамнарын тоташтырачак күпергә чыгу юлларын төзекләндерү буенча эш алып баралар. Саба шәһәр җирлеге.
18 октябрь көнне, Юлбат мәдәният йортында, китапханә, Тенеки авыл клубы хезмәткәрләре белән берлектә “Сөмбелә – уңыш бәйрәме” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде.
20 октябрь көнне, Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, мәдәният йортында кунаклар кабул итте. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе каршында эшләп килүче сәнгать осталары "Илһамият" иҗат төркеменең “Үткәннәр сагындыра” дип исемләнгән концерты булды. Юлбат авыл җирлеге.
Алан-Елга авылында Яхина Сафия Гарифулла кызына 90 яш тулды. Юбилярны Саба муниципаль район башлыгы исеменнән Котдусов И.И. котлады.
18нче октябрь көнне Шекше мәдәният йортының “Зиләйлүк” фольклор коллективы Яр Чаллы шәһәренең “Камаз” мәдәният сараенда узган “Камские истоки” милли мәдәниятләр региональ фестиваленең сайлап алу бәйгесендә катнашты. Коллектив жюри һәм тамашачылар игътибарына “Бодай юу өмәсе”н тәкъдим итте.
20 нче октябрь көнне Саба гимназиясендә 2004-2005 нче елгы мәктәп укучылары арасында шахмат ярышы булып узды.
Иске Икшермә авылында урнашкан «Тургай» приютында «Бөек шагыйрьләрнең шигырьләре” дигэн уку сэгате утте.Мэктэптэ белем алучы барлык укучыларда бу уку сэгатендэ актив катнаштылар. һәрбер укучы бик матур итеп торле- торле шигырьлэр укыдылар. Фикерэр алыштылар.Уку сэгате барсынада ошады.
20 нче октябрь көнне Лесхоз мәдәният йортында "Күңелле ял итегез" дип исемләнгән сезон ачылу уңаеннан концерт булып узды. Кичә барыбыз өчен дә көтеп алынган иде. Бәйрәм мәзәкләр, дәртле биюләр, күңелле күренешләр белән үрелеп барды. Гармун астында борынгы халык җырлары тамашачыларны битараф калдырмады. Һәр номер көчле алкышлар белән үрелеп барды. Бәйрәм кичәсен тамашачы бик җылы кабул итте. Соңыннан барысы да аягүрә басып, " Мо-лод-цы!!!" диделәр. Халык рәхәтләнеп ял итте, рухи азык алды.
20 нче октябрь көнне Шәмәрдәндә Шарафеев Р.Р. истәлегенә багышланган волейбол буенча ир-егетләр арасында районара турнир булып узды.
Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!
Юлчыларның эше-транспорт юлларына хезмәт күрсәтүдә көндәлек хезмәт, ремонт эшләрен вакытында башкару, юллар төзү һәм сыйфатлы һәм тиешле дәрәҗәдә торышын тәэмин итү. Сезнең һәркайсыгыз Саба районы юлларын салуда, аларның төзеклеген тотуда зур өлешен кертә.
Кышын һәм җәен, теләсә нинди һава торышы шартларында, сезнең һәрвакыт бер бурыч - юлларны тәртиптә тоту. Машина йөртүчеләрнең, пассажирларның һәм җәяүлеләрнең хәрәкәт итү уңайлылыгы һәм куркынычсызлыгы моңа бәйле.
Бу матур көндә сезгә һәм сезнең туганнарыгызга нык сәламәтлек, иминлек, оптимизм һәм барлык эшләрдә зур уңышлар телибез!
Тормыш юлында уңышлар сезгә: ул шома һәм озын булсын!
Бәйрәм белән!
Хөрмәтле җитәкчеләр!
Агымдагы елның 22 октябрендә 13.00 сәгатьтә Сабинка елгасы яр буенда яр буен суүсемнәреннән чистарту буенча чаралар үткәрелә. Сезнең оешмадан төзәтү һәм заправка ясалган триммер белән бер хезмәткәр җибәрүегезне сорыйбыз. Җыю урыны-Саба елгасы яр буе автомобиль күпере ягыннан.
20 октябрь көнне Әтнә дәүләт драма театрында. Г. Тукай әсәре Гөлсинә Галимуллинаның "Әй күлгә сыенганда"пьесасын күрсәтү булды. Рольләрне район мәдәният йорты хезмәткәрләре башкарды.