“Бердәмлек көне” унаеннан Олы Нырты “Миләшкәй” балалар бакчасында Татарстан Республикасында яшәүче халыклар белән танышу максатыннан белем бирү эшчәнлеге үтте.
Саба шәһәр җирлеге буенча ел дәвамында киң колачлы төзелеш эшләре алып барыла, яңа объектлар файдалануга тапшырыла. Мондый эшләрне башкаруда ел саен үткәрелүче референдум нәтиҗәсендә җыелган финанс чыганаклары да зур роль уйный. Саба шәһәр җирлеге.
13 ноябрь көнне 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Саба районы социаль яклау бүлеге район суд приставлары хезмәте, Саба районы прокуратурасы, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире, опека һәм попечительлек органнары, Саба муниципаль районы Советы юристы белән берлектә ата-аналар алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалар белән гаиләләргә түләүсез хокукый ярдәм күрсәтү буенча бердәм кабул итү уздырылуы турында хәбәр итәбез.
Гражданнарны кабул итү урыны: «Балкыш " халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге бинасы( социаль яклау бинасы), 2 кат, актлар залы, каб. № 22 (штп. Байлар Сабасы, З. Юсупов ур., 7).
Без-дөнья ул! «республика медиаконкурсы» - яшьләрне мәдәниятара һәм конфессияара диалогны үстерүгә, Татарстан Республикасында тынычлыкны, дуслыкны һәм татулыкны саклап калуга юнәлдерелгән контент эшләүгә һәм булдыруга җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Конкурс " 2014-2020 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау» республика программасын гамәлгә ашыру бурычлары нигезендә, шулай ук «без-ул дөнья!».
Конкурсның максаты-милләтара дуслык һәм мәдәниятара багланышлар, шулай ук иҗтимагый-сәяси, социомәдәни һәм яшьләр мохитен гармонияләштерү өчен шартлар тудыру.
9 ноябрь көнне Шекше авыл җирлеге Сәрдә авылында күп балалы Сагитовлар гаиләсенә
Телевизор өчен Цифрлы аппаратура тапшырылды Россия телерадио челтәре аша.
10 ноябрь көнне Нарат боз сараенда хоккей буенча дусларча очрашу булды.
Уен нәтиҗәсе: Шекше-Саба ветераннары: 7-4
Шекше-Мотор: 7-5
Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең Спартакиадасы мини-футбол буенча икенче төркем уеннары
Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре белән берлектә интеллектуаль уен оештырылды. Бәйге барышында катнашучыларга туган илебез тарихы, туган телебез, төрле кызыклы фактлар турында сораулар бирелде – сорауларның берседә җавапсыз калмады. “Башваткыч” уены тапкыр җавапларга, җанатарларның көчле алкышларына бай булды. Юлбат авыл җирлеге.
Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында тэрбиялэнуче балалар «Серле йомгак» тугэрэгенэ йорилэр. Алар анда тегэргэ, бэйлэргэ ойрэнэлэр.Килэчэктэ кызлар очен болар барсыда кирэк булачак бит. Кул эшләре гомер-гомергә затлы иҗат булып санала. Европа илләрендә дә табигый материалдан ясалган көндәлек куллану әйберләре, кием-салым бик кыйммәт тора. Соңгы вакытларда безнең төбәктә дә кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр күбәеп китте. Уйлап карасаң, югары технологияләр зур үсеш алган заманда кул эшләре белән шөгыльләнү бөтенләй дә кирәксез, өс киемнәрен үз кулың белән тегүнең, сөлгеләр чигүнең, оекбаш-бияләйләр бәйләп мәшәкатьләнүнең мәгънәсе юк кебек. Ә шулай да кул эшләре белән кызыксыну көннән-көн арта бара. Тугэрэктэ кызлар чэчэклэр бэйли башладылар.Тиздэн аналар бэйрэме житэ бит.
9-10 ноябрь көннәрендә Нефтекамск шәһәрендә ир-атлар һәм 2000-2001 елгы егетләр арасында «Идел буе федераль округы кубогы» Корэш буенча Бөтенроссия спорт ярышлары булып узды.
10 ноябрь көнне Ч.Чүрчи авыл клубында Олы Нырты,Урта Нырты, Ч.Чурчи,Олы Арташ,Я.Арташ авыл клубы мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре берлектә әзерләгән “Музыкаль каймак”- сезон ачу концерты булды. Концерт матур җырлар ,дәртле биюләр, күңелле күренешләр белән үрелеп барды.