«Тургай» приютында тэрбиялэнуче балалар «Серле йомгак» тугэрэгенэ йори

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында тэрбиялэнуче балалар «Серле йомгак» тугэрэгенэ йорилэр. Алар анда тегэргэ, бэйлэргэ ойрэнэлэр.Килэчэктэ кызлар очен болар барсыда кирэк булачак бит. Кул эшләре гомер-гомергә затлы иҗат булып санала. Европа илләрендә дә табигый материалдан ясалган көндәлек куллану әйберләре, кием-салым бик кыйммәт тора. Соңгы вакытларда безнең төбәктә дә кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр күбәеп китте.  Уйлап карасаң, югары технологияләр зур үсеш алган заманда кул эшләре белән шөгыльләнү бөтенләй дә кирәксез, өс киемнәрен үз кулың белән тегүнең, сөлгеләр чигүнең, оекбаш-бияләйләр бәйләп мәшәкатьләнүнең мәгънәсе юк кебек. Ә шулай да кул эшләре белән кызыксыну көннән-көн арта бара. Тугэрэктэ кызлар чэчэклэр бэйли башладылар.Тиздэн аналар бэйрэме житэ бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International