Халык мәнфәгатьләрен хәл итеп: референдум якынлаша

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

      Саба шәһәр җирлеге буенча ел дәвамында киң колачлы төзелеш эшләре алып барыла, яңа объектлар файдалануга тапшырыла. Мондый эшләрне башкаруда ел саен үткәрелүче референдум нәтиҗәсендә җыелган финанс чыганаклары да зур роль уйный. Мәсәлән, 2018нче ел өчен җыелган референдум акчалары хисабына түбәндәге эшләр башкарылды:

  • Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәдә һәм Урта Саба авылында урнашкан зиратларны тәртиптә тотуга - 4 млн. 40 мең 50 сум;
  • Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәнең урам юлларын вак таш белән түшәүгә - 1 млн. 640 мең 961 сум;
  • Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәнең тротуарларын һәм су агу улакларын төзәтүгә - 3 млн. 922 мең сум.
  1.  нче елның  18 ноябрендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсе муниципаль берәмлеге территориясендә гражданнардан үзара салым акчасы җыю соравын кертү буенча кабат җирле референдум үткәреләчәк. Финанс чыганаклары Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәдә автомобильләр һәм җәяүлеләр күперләрен төзәтү (төзү); Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәдә һәйкәлләрне төзәтү; Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәнең урам юлларын вак таш белән түшәү; Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәдә балалар мәйданчыгы төзү; Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәнең тротуарларын һәм су агу улакларын төзәтү (төзү). Барыгызны да референдумда актив катнашырга чакырабыз.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International