Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре белән берлектә интеллектуаль уен оештырылды. Бәйге барышында катнашучыларга туган илебез тарихы, туган телебез, төрле кызыклы фактлар турында сораулар бирелде – сорауларның берседә җавапсыз калмады. “Башваткыч” уены тапкыр җавапларга, җанатарларның көчле алкышларына бай булды. Юлбат авыл җирлеге.